Җомга, 17 май 2024 / рус тат / обычная версия

Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча Вәкаләтле вәкил Гүзәл Удачина Яр Чаллы шәһәрендә гражданнарны кабул итте. Халык белән очрашуда Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова, балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең җаваплы секретаре Илсөяр Гарифуллина, Чаллы шәһәре прокуроры Дмитрий Ерпелев катнашты.

"Халыктан төрле сораулар ирешә. Аларның кайберләренә бүген үк чишелеш табачакбыз. Чаралар күрү өчен өстәмә өйрәнүне таләп итә торган мәсьәләләр дә бар, кайдадыр ТР Прокуратурасы ягыннан, аерым алганда, бу – алиментлар мәсьәләсе. Бүген безгә килеп ирешкән мөрәҗәгатьләр арасыннан, хәл ителми торган мәсьәләләр юк. Белем бирү процессын оештыру мәсьәләләре буенча мөрәҗәгатьләр дә бар, кайберләре мәктәптә конфликтлы хәлләр килеп чыгуга кагыла. Иң мөһиме, һәр мөрәҗәгать игътибарсыз калмасын һәм конкрет хәл бала мәнфәгатьләрендә хәл ителсен", - диде Гүзәл Удачина.

Визит барышында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил аппараты хезмәткәрләре Яр Чаллыдагы берничә балалар учреждениесен тикшерде. Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең ике көнлек эш визитына балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссиянең киңәйтелгән утырышында йомгак ясалачак.

Сишәмбе, 22 октябрь 2019, 14:28