Сишәмбе, 21 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Чаллылыларны "ART.START-2019" Бөтенроссия социаль реклама яшьләр фестивалендә үзләрен сынап карарга чакыралар. Конкурс актуаль социаль проблемаларны хәл итүгә юнәлдерелгән. Аны Мәскәү хөкүмәте һәм Россия Яшьләр эшләре министрлыгы ярдәмендә Мәскәү мәгълүмат-технология университеты үткәрә. Катнашучылар социаль реклама өчен түбәндәге темаларны сайлый алалар: үзара аңлашу, сәламәт яшәү рәвеше, бәйлелек белән көрәш, экология, яшь эшмәкәр, гаиләдә мәхәббәт, тормыш кыйммәте, белем канаты, хезмәткә – хөрмәт, якыннарыңны ярату, минем Ватаным яки ирекле тема. 

Һәр номинациядә өч яшь категориясендә: Art-start-Junior (14-18 яшь), Art.Start-Improver (19-23 ел), Art.Start-Professional (24-30 яшь). Бушлай катнашу өчен гаризаны 10 ноябрьгә кадәр калдырырга була. Катнашу шартлары белән түбәндәге сайтта танышырга мөмкин: http://artstart.ru. Фестивальнең приз фонды-100 000 сум тәшкил итә. 

"ART.START-2019" фестивале Нигезнамәсе.

Сишәмбе, 29 октябрь 2019, 09:09