Мы в социальных сетях

Чаллыда гомер итүче Бөек Ватан сугышы ветераны Әзһәр Мөхәммәтҗан улы Кудашевка 90 яшь тулды. Юбиляр Башкортстан Республикасының Яңа Балтач авылында туа. Сугыш елларында Балтач районында урман хәзерләүдә эшли. 1957 елдан пенсиягә чыкканчыга кадәр Әзһәр Мөхәммәтҗан улы юллама буенча Ташкентта механик булып хезмәт куя. 1995 елда Яр Чаллыга күчеп килә. Әзһәр Мөхәммәтҗан улы ике бала тәрбияләп үстергән, өч оныгы һәм бер оныкчыгы бар. «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен» медале, юбилей даталарына медальләр белән бүләкләнгән.

Юбиляр Россия Федерациясе президенты Владимир Путин, Яр Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев исеменнән котлаулар кабул итте.

Сишәмбе, 29 октябрь 2019, 08:21