Мы в социальных сетях

30 октябрьдән Чаллы укучылары каникулга китә. Мәгариф һәм яшьләр эшләре идарәсе башлыгы Рөстәм Хуҗин укучыларның нәрсә белән шөгыльләнәчәге турында сөйләде. "Һәр белем бирү учреждениесе тарафыннан каникулларга эш планы әзерләнде, аның кысаларында, барыннан да элек, балалар иминлеген тәэмин итүгә юнәлдерелгән чаралар күздә тотыла. Бу ЮХИДИ, Эчке эшләр идарәсе хезмәткәрләре белән уртак чаралар, тәртип, куркынычсызлык турында төрле инструктажлар. Өстәмә белем бирү учреждениеләре һәм яшьләр үзәкләре тарафыннан белем бирү учреждениеләренә тәкъдим ителә торган 100дән артык чара планлаштырылган”, – дип билгеләп үтте Рөстәм Хуҗин.

Аның сүзләренә караганда, 58 белем бирү учреждениесе базасында башлангыч сыйныф укучылары өчен мәктәп яны лагерьлары оештырылачак. Анда барлыгы 2900дән артык бала җәлеп ителгән. Моннан тыш, укучылар, гадәттәгечә, Татарстан Республикасы һәм Россиянең мәдәни, тарихи мирасы белән танышу өчен, шәһәрдән читкә чыгачак.

Шәһәр читендәге профильле сменалар да үз эшләрен дәвам итә. Көзге лагерьларда 700дән артык бала ял итәчәк: "Барлык мәктәпләр базасында, каникул вакытында, үз мәктәпләренә ирекле режимда килә һәм спорт чаралары, күнегүләр үткәрә ала торган балалар өчен спорт үзәкләре буларак, спорт заллары эшләячәк", - диде спикер.

Чара туры эфирда барды. Аны «ВКонтакте» социаль челтәренең «Яр Чаллы шәһәре администрациясе»  төркемендә карарга мөмкин.

Сишәмбе, 29 октябрь 2019, 11:56