Сишәмбе, 21 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

 Автозавод районында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны, тыл хезмәтчәне Тәзкирә Хәбибуллина 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Юбиляр Тукай районы Югары Суыксу авылында крестьян гаиләсендә туа. Укырга мөмкинлеге булмый. Сугыш вакытында колхозда төрле эштә эшли. Сугыш бетүгә кияүгә чыга. Бәхетле гаиләдә бер кыз тәрбияләп үстерәләр. Аңа төрле эшләрдә эшләргә туры килә: тимер юл вокзалында да, заводта да. Хәзер ике оныгы һәм ике оныкчыгы бар. «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы елларында фидакарь хезмәт өчен» медале һәм юбилей медальләре белән бүләкләнгән.

Россия Федерациясе президенты Владимир Путин һәм шәһәр мэры Наил Мәһдиев исеменнән юбилярны Автозавод районы администрациясе башлыгы урынбасары Елена Әлмөхәммәтова, шәһәр Советы депутаты Юрий Голубевның ярдәмчесе Илдар Әхмәтҗанов һәм 29 комплексның ветераннар Советы Рәисе Ирина Иванова котлады.

Сишәмбе, 29 октябрь 2019, 14:08