Чәршәмбе, 22 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Хәзерге вакытта Яр Чаллыда алты меңнән артык кеше үзмәшгульләр сыйфатында теркәлгән. Үзмәшгульләргә ярдәм итү проектлары турында Яр Чаллы шәһәре Сәүдә-сәнәгать палатасы Советы Рәисе урынбасары Венера Иванова сөйләде. «Безнең максат-үзмәшгульләрне теркәү түгел, безнең максат-йорт бизнесын алып баручы һәм шул ук вакытта кече һәм урта бизнес өчен ярдәмнән файдаланмаган эшмәкәрләргә ярдәм итү. 2020 елның 1 гыйнварыннан эшмәкәрлеккә ярдәм турындагы законга үзгәрешләр кертеләчәк һәм биредә үзмәшгульләрне кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына тиңләштерәләр. Без үзмәшгульләрнең үсүен телибез. Хәзер Сәүдә-сәнәгать палатасында аларга ярдәм итү өчен проектлар формалаштырыла. Бу вебинарлар, семинарлар, ярминкәләр дә. 1 ноябрьдән «Үзмәшгуль чаллылы» акциясе башланды. Үз эшчәнлекләрен теркәгән барлык үзмәшгульләр дә анда катнаша һәм бүләкләр ала алачак», – дип хәбәр итте Венера Иванова.

Чаллылыларны призлар көтә, алар арасында театрга һәм концертларга, мастер-классларга билетлар булачак. Төп бүләк-ноутбук. Җиңүчеләрне очраклы саннар генераторы билгеләячәк. Ярышлар 16 декабрьдә 15:00 сәгатьтә шәһәрнең Сәүдә-сәнәгать палатасында узачак. Гаризаны 1 ноябрьдән 15 декабрьгә кадәр электрон формада бирергә кирәк. Гариза анкетасы белән биредә танышырга мөмкин. Өстәмә сорауларны 57-38-12 телефоны һәм электрон почта аша бирергә мөмкин: tpp.info@mail.ru.

Җомга, 22 ноябрь 2019, 16:35