Дүшәмбе, 13 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Шәһәр башлыгы Наил Мәһдиев бүген «Энергетик» мәдәният сараеның ремонт эшләре барышын тикшерде. Учреждение директоры Гөлзада Разаева, капиталь ремонтка карамастан, мәдәният сарае эшләп тора, дип сөйләде. Әйтергә кирәк, төрле түгәрәкләрдә өч меңнән артык кеше шөгыльләнә. Күп кенә коллективлар юбилейларын билгеләп үтә.

«Безнең бурыч-Татарстан Республикасы Президенты ярдәме белән - бу объектларны тиешле халәткә китерү. Бу сәламәтлек саклау объектлары да, шул исәптән йогышлы авырулар хастаханәсе, «Олимпийский» спорт комплексы, «Энергетик» мәдәният сарае, «КАМАЗ» мәдәният сарайлары да» , – дип билгеләде Наил Мәһдиев.

Концерт залында кәнәфиләр шулай ук төзекләндереләчәк, әмма яшел төстә калачак. Бинаны төзекләндерү өстендә 102 кеше көч куя.

Хәзерге вакытта төзүчеләр түбәне ремонтлап бетерделәр диярлек, вентиляция системасы монтажын 86% ка үтәделәр, су белән тәэмин итү һәм канализациянең тышкы системасын монтажлау эшләре 80%ка башкарылган, яңгыр канализациясенең эчке системасын, янгын суүткәргечен һәм вентиляция системасын монтажлау 50% ка башкарылган, электр белән тәэмин итү системасын монтажлау 40% ка үтәлгән, электр белән тәэмин итү системасын монтажлау 25% ка үтәлгән.

Ремонтны Феликс Бәхтигәрәев җитәкчелегендәге "Медик" компаниясе башкара.

Аннары Наил Мәһдиев "Республика клиник онкология диспансеры" Яр Чаллы филиалы төзелешен карады. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, медицина учреждениесе төзелешенә федераль бюджеттан 1,3 млрд сум бүлеп биреләчәк. Проектның гомуми бәясе 2 млрд сумнан артык, шуның 643 млн сумы җиһазлар сатып алуга тотылачак.

Онкология үзәге ике блоктан торачак: алты каттан торган амбулатор һәм өч катлы радиологик корпустан. Бүген объектта радиология корпусының икенче катын монтажлау, амбулатор корпусның 1-2 катында ябу плитәләрен монтажлау эшләре бара.

Сишәмбе, 19 ноябрь 2019, 17:34