Чәршәмбе, 22 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

 Шәһәрнең 1 нче балалар һәм яшьләр иҗаты сараенда Әниләр көненә багышланган бәйрәм концерты булды. Котлау сүзе белән алтынчы чакырылышка Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова, Башкарма комитет җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Илья Зуев чыгыш ясады.

"Хөрмәтле, мөлаем әниләребез, хатын-кызларыбыз. Шәһәр мэры Наил Гамбәр улы, Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитеты исеменнән, шулай ук шәхсән үз исемемнән сезне әлеге якты, матур бәйрәм – Әниләр көне белән котларга рөхсәт итегез. Сез тормыш бүләк итәсез, сәламәтлегегезнең бер өлешен бирәсез, без - балаларыгызга үзегезнең җан җылыгызны саласыз, кайгыртасыз. Шул ук вакытта эшләргә дә өлгерәсез. Сез илаһи затлар. Без сезнең алда чиксез бурычлы. Барыгызга да нык сәламәтлек, хатын - кыз бәхете телим. Иң мөһиме – балаларыгыз сезне яратсыннар, хөрмәт итсеннәр, кайгыртсыннар, сезне бәхетле итү өчен барысын да эшләсеннәр", - дип котлады Илья Зуев.

Мәртәбәле кунаклар тантаналы шартларда сигез Чаллы гаиләсенә ана капиталы сертификатын тапшырдылар.

Бәйрәм кунаклары алдында шәһәрнең иҗат коллективлары һәм артистлары чыгыш ясады.

Шимбә, 23 ноябрь 2019, 11:12