Чәршәмбе, 22 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

 23 ноябрьдә «КАМАЗ» мәдәният сараенда «Татарстан Республикасының беренче курс студенты көне-2019» студентлар иҗаты зона фестиваленең Гала-концерты узачак. Интерактив 16:00 сәгатьтә, гала-концерт 16:30да башлана. Фестивальдә катнашу өчен 97 гариза кабул ителде, шулардан «Музыка» юнәлеше буенча - 46, «Хореография» юнәлеше буенча - 27, «Оригиналь жанр» буенча - 9, «Театр» юнәлеше буенча - 14 гариза керде. Сайлап алу турында 430 кеше катнашты. Алар – Яр Чаллы, Түбән Кама, Алабуга һәм Минзәләдән беренче курс студентлары. Зона фестиваленең Гала-концертында сайлап алу туры нәтиҗәләре буенча иң яхшы коллективлар чыгыш ясаячак, ә иң яхшы иҗади номерлар республика фестиваленең Гала-концертына эләгәчәк. Чарага керү ирекле.

Иҗади фестиваль талантлы студент яшьләрен ачыклау һәм аларга ярдәм итү максатыннан үткәрелә, ул күп еллар дәвамында оештырылып килә һәм ел саен беренче курс студентларын студентлар сафына багышлау традициясенә әверелде.

Шимбә, 23 ноябрь 2019, 10:30