Сишәмбе, 21 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген мэриядә «Татарстан Республикасы Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге Уставына үзгәрешләр кертү турында» Шәһәр Советы карары проекты буенча ачык тыңлаулар узды. Тыңлаулар шәһәр Башкарма комитеты Аппараты җитәкчесе Гөлнар Әхмәтова рәислегендә узды.

Анда Шәһәр Советы депутатлары, территорияләр советлары, шәһәр студентлар советы вәкилләре, шәһәр укучылар Советы депутатлары, җәмәгать оешмалары вәкилләре, Башкарма комитет хезмәткәрләре һәм шәһәр халкы катнашты.

Шәһәр Уставына кертелә торган үзгәрешләр турында Шәһәр Советының оештыру-аналитик һәм хокукый эш идарәсе башлыгы Лилия Әдһәмова сөйләде. Халыкка тәкъдим ителгән үзгәрешләрне экрандагы слайдларда күрсәттеләр. Шәһәр Уставы, 2019 елның 2 августындагы 283 номерлы РФ Шәһәр төзелеше кодексының 9 маддәсенә кертелгән үзгәрешләр белән бәйле рәвештә, шәһәр чикләрендә урнашкан җир кишәрлегенә шәһәр төзелеше планын бирү дигән төшенчә белән тулыланды.

Шулай ук Уставка үзгәрешләр «Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында» Федераль законның 40 маддәсенә һәм «Коррупциягә каршы көрәш турында» Федераль законның 13.1 маддәсенә үзгәрешләр кертү хакында 2019 елның 26 июлендәге 228 нче номерлы Федераль закон нигезендә кертеләчәк. Үз керемнәре һәм чыгымнары турында тулы яки дөрес булмаган мәгълүмат биргән депутатлар, җирле үзидарәнең сайланулы вазыйфаи затлары өчен җаваплылык чаралары билгеләнәчәк.

 "Бу мәгълүмат бирүдә җитди кимчелекләр ачыкланган очраклар гына", – дип ассызыклады Лилия Әдһәмова.

Керемнәр турында дөрес белешмәләр бирмәгән өчен түбәндәге җаваплылык чаралары кулланылырга мөмкин: 1) кисәтү; 2) депутатны, җирле үзидарәнең сайланулы органы әгъзасын муниципаль берәмлекнең вәкиллекле органында, җирле үзидарәнең сайланулы органында үз вәкаләтләре вакыты туктатылганчы вазыйфадан азат итү; 3) вәкаләтләрне гамәлгә ашырудан даими нигездә үз вәкаләтләре срогы туктатылганчы даими нигездә гамәлгә ашыру хокукыннан мәхрүм итү юлы белән азат итү; 4) муниципаль берәмлекнең вәкиллекле органында, җирле үзидарәнең сайланулы органында вазыйфа биләүне тыю; 5) вәкаләтләренең срогы туктатылганчы даими нигездә вәкаләтләрне үтәүне тыю. 

 Исегезгә төшерәбез, шәһәр Уставы 2005 елның 8 декабрендә кабул ителде.

Җомга, 22 ноябрь 2019, 15:16