Чәршәмбе, 22 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген «КАМАЗ» мәдәният сараеның концертлар залында Әниләр көненә багышланган «КАМАЗны беренче төзүче хатын-кызлар тормышыннан» бәйрәм концерты узды. Бәйрәм кунакларын Автозавод районы администрациясе башлыгы Винер Харисов котлады: "Безнең илдә булган күп кенә бәйрәмнәр арасында, Әниләр көне – иң әһәмиятле бәйрәмнәрнең берсе. Бу  безнең әниләребезгә – иң газиз кешеләребезгә мәхәббәт, игътибар, кайгыртучанлык, фидакарьлек күрсәтүләре өчен тагын бер кат рәхмәт белдерү мөмкинлеге… Хөрмәтле ветераннарыбыз! Сез барыгыз да шәһәр һәм КАМАЗ төзелешенә өлеш керттегез. Быел без завод төзелеше башлануга 50 ел тулуны билгеләп үтәбез. Ул вакытта Яр Чаллы зур булмаган кала иде әле, бүген ул ярты миллионлы зур шәһәр. Сез үз хезмәтегез белән булдырган шәһәр елдан-ел матурлана бара: йортлар, балалар бакчалары, мәктәпләр төзелә, яңа парклар, бульварлар һәм скверлар барлыкка килә. Һәм болар барысы да сезнең тырышлык нәтиҗәсе. Балалар тудырган һәм тәрбияләгән, актив тормыш позициясендә торган аналар алдында баш иябез, үрнәк булырлык кешеләр сез", - диде ул.

Шәһәр Советы депутаты Юрий Голубев та әниләргә карата яңгыраган котлауларга кушылып, балаларының уңышлары белән горурлануларын теләде. Чарада КАМАЗның беренче төзүчеләренә һәм балалары укуда, иҗатта, иҗтимагый һәм хезмәт эшчәнлегендә зур уңышларга ирешкән аналарга истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Шәһәрнең иҗат коллективлары чараны үз чыгышлары белән бизәде.

Шимбә, 23 ноябрь 2019, 12:32