Якшәмбе, 26 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

«Нур» яшьләр үзәгендә «Әниләр көне»нә багышланган «Әни исемендәге йолдыз» шәһәр конкурсының финалы узды. Катнашучылар үзләренең вокаль, хореографик, музыкаль, актерлык сәләтләрен, осталыкларын һәм казанышларын тәкъдим иттеләр. Конкурсантларга балалары һәм тормыш иптәшләре актив ярдәм күрсәттеләр.

Жюри билгеләп үткәнчә, барлык номерлар да якты, иҗади һәм оригиналь иде. Чыгыш нәтиҗәләре буенча җиңүчеләрне «Ачыклык гүзәле», «Мисс креатив», «Иҗат гүзәле», «Сөйкемлелек гүзәле», «Харизм гүзәле», «Милли традицияләрне саклаучы», «Уңыш миссы» номинацияләре буенча билгеләделәр. "Әни исемендәге йолдыз" титулын «Бригантина» яшүсмерләр-яшьләр клубы вәкиле Марлена Соловьева алды.

Дүшәмбе, 25 ноябрь 2019, 15:06