Сишәмбе, 21 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Oneworld глобаль авиация альянсында катнашучы S7 Airlines авиакомпаниясе 2020 елның 4 гыйнварында «Новосибирск - Түбән Кама – Новосибирск» маршруты буенча даими рейсларны үтәргә керешә.

Толмачево аэропортыннан Бигешкә очышлар 2020 елның гыйнварыннан алып декабренә кадәр атнага ике тапкыр, сишәмбе һәм шимбә көннәрендә башкарылачак.

Рейс расписаниесе:

Толмачеводан очу 21:05 – Бигешкә 20:30 сәгатьтә килә;

Бигештән очу 21:20 сәгатьтә – Толмачевога 04:25 (+1 көн) килә.

Һәр аэропорт өчен җирле вакыт күрсәтелгән. Новосибирскка даими рейслар "Embraer 170" самолетларында башкарылачак, ул эконом класслы уңайлы салонда 78 пассажир ташырга исәпләнгән. Юл вакыты 3 сәгать 30 минут тәшкил итәчәк. Бер якка очу бәясе – 10 380 сум. Новосибирск аэропорты - Европага Азиядән төп һава юллары кисешкән урында урнашкан куәтле авиация хабы.

Новосибирскка рейс федераль бюджеттан, шулай ук Татарстан Республикасы һәм Новосибирск өлкәсе бюджетларыннан уртак финанслауда төбәкләрдә пассажирлар йөртүне субсидияләү программасы кысаларында тормышка ашырыла, шуның аркасында рейска билетлар беркетелгән бәядән сатыла.

S7 Airlines рейсларына авиабилетларны www.s7.ru сайтыннан сатып алырга мөмкин, iPhone һәм Androidаша кушымталар өчен, шулай ук www.nbc.aero Бигеш сайтында һәм аэропорт кассаларында алырга була.

Рейслар турында төгәл мәгълүматны авиакомпаниянең контакт үзәге 8-800-700-07-07 телефоны буенча (Россия буенча шалтырату бушлай) белергә була.

Чәршәмбе, 27 ноябрь 2019, 10:00