Чәршәмбе, 22 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

«Нур» яшьләр үзәгендә, «Татар яшьләре форумы-2019» кысаларында, «Җырлаоке» музыкаль конкурсының финалы узды. Аның максаты: иҗади процесс аша татар музыкасы турында белемнәрне баету. Әлеге чарада югары һәм һөнәри белем бирү учреждениеләре студентларыннан торган дүрт команда катнашты.

Конкурс өч этаптан торды, аларда команда белән яраткан җырыңны башкарырга, бер-ике нота ярдәмендә җырны уйнап күрсәтергә, фотографияләр буенча йолдызны танырга кирәк иде. Командаларны филология фәннәре кандидаты Дания Сибгатуллина-Нигъмәтҗанова, Бөтендөнья татар конгрессы әгъзасы Тәлгать Әхмәдишин, Бөтендөнья татар конгрессы рәисе Ленария Мөслимова составындагы компетентлы жюри бәяләде.

Барлык конкурс процедуралары нәтиҗәләре буенча 1 нче урынны Яр Чаллы сәнгать көллиятенең «Сәнгать йолдызлары» командасы яулады, 2 нче урынны В. Г. Тимирясов исемендәге  инновацион университетының Яр Чаллы филиалыннан «Җимеш» командасы алды.  3 нче урынга политехник көллияттән «Егетләр» командасы лаек булды, 4 нче урында В.Г. Тимирясов исемендәгеинновацион университетының Яр Чаллы филиалы «Сандугач» командасы.

 Барлык командаларга да кубоклар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Чәршәмбе, 27 ноябрь 2019, 11:37