Сишәмбе, 21 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллыда «КАМАЗ» автогигантының Бөтенсоюз удар комсомол төзелешенә 50 ел тулу уңаеннан «Аларның энтузиазмы һәм энергиясе» дигән театраль тамашалар күрсәтү буенча шәһәр конкурсының финал этабы үткәрелде. Анда катнашучылар – шәһәр укучылары һәм эшче яшьләр, хезмәт ветераннары, шәһәрнең беренче төзүчеләре. Алар Комсомол төзелеше тарихына, язмышлары «КАМАЗ» автогигантын һәм Кама яры буендагы шәһәрне төзү белән бәйле булган кешеләргә багышланган театраль тамашалар тәкъдим иттеләр. 

Финалга чыккан 14 команданың сигезе 9 декабрьдә 17:00 сәгатьтә шәһәр балалар һәм яшьләр иҗаты сараенда булачак гала-концертта чыгыш ясаячак.

Дүшәмбе, 2 декабрь 2019, 16:30