Чәршәмбе, 15 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген «КАМАЗ» мәдәният сараенда шәһәр коррекция мәктәпләре укучыларының иҗат эшләреннән торган «Илһам канатларында» исеме астында күргәзмә эшләде. Чара физик мөмкинлеге чикле кешеләр декадасы уңаеннан оештырылды. Педагоглары һәм ата-аналары ярдәмендә балалар үз куллары белән кечкенә шедеврлар тудырганнар. Күргәзмәне оештыручы – 2 нче балалар сәнгать мәктәбе.

«Кызыл Тау» мәдәният үзәгендә шулай ук физик мөмкинлеге чикле кешеләр өчен гамәли иҗат буенча «Кулга-кул тотыныйк, дуслар» дип аталган смотр-конкурс булды. Анда 60 тан артык кеше үз эшләрен тәкъдим итте. Конкурска йомгак 9 декабрьдә «Шатлык» яшьләр үзәгендә ясалачак.

Сишәмбе, 3 декабрь 2019, 16:36