Якшәмбе, 19 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

"Фәнни җилкәннәр" форумы Яр Чаллыда урта махсус уку йортлары һәм югары уку йортлары студентларын, шулай ук гомуми белем бирү мәктәбенең өлкән сыйныф укучыларын берләштерде. Фәнни чара "Нур" яшьләр үзәгендә яшьләр арасында фән һәм фәнни белемнәрне актуальләштерү һәм популярлаштыру максаты белән "Иҗат, фән, сәнгать" гомуми эгидасы астында узды. Анда 60лап кеше катнашты. 

Сәламләү сүзе белән «Яшь галимнәр, студентлар һәм аспирантлар» яшьләр оешмасы рәисе Елена Рассолова чыгыш ясады. Форум «Диалог» психологик-педагогик ярдәм үзәге командасыннан башланды. Мастер-класслар ике блокка бүленгән иде һәм түбәндәге темалар буенчатте: «Кем ул галимнәр һәм алар кайда яши», «Киләчәк стратегиясе буларак тотрыклы үсеш», «Иҗади инстинктларны заманча бастыру», «Мотивация һәм шәхси сыйфатларны ачу».

Шулай ук «Яшь галимнәр, студентлар һәм аспирантлар» әгъзаларыннан интерактив мәйданчыклар эше оештырылды. Владимир Трофимчук катнашучыларга физика буенча эксперименталь бурычларны тәҗрибә юлы белән хәл итәргә тәкъдим итте, Эмиль Кутаранов анимация тарихы турында сөйләде, иң кызыклы һәм гадәти булмаган видео күрсәтеп, Алия Сәхапова астрономия белән мавыгуы турында әйтте һәм телескоп җайланмасын тәкъдим итте.

Форум азагында Яр Чаллы шәһәренең һөнәри белем бирү оешмалары һәм югары белем бирү оешмалары студентлары арасында терроризм һәм экстремизмга каршы тору проблемалары буенча тикшеренү эшләре һәм проектлар конкурсында катнашучыларны бүләкләү тантанасы узды.

Чәршәмбе, 11 декабрь 2019, 11:08