Дүшәмбе, 20 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Удмуртиядә 50 яшьтән өлкәнрәк ветераннар арасында волейбол буенча турнир тәмамланды. Анда автокаланың җыелма командасы, шулай ук Можга, Ижевск, Воткинск һәм Сарапул командалары да катнашты. Чаллы волейболчылары, барлык командаларны да җиңеп, турнирда беренчелеккә чыкты. Можга белән матчта чаллылылар 3:0, Сарапул 3:0, Ижау 3:0, Воткинский 2:1 исәбенә уйнады. Команда составында Радик Гайфетдинов, Николай Бавыкин, Артем Ожеренков, Илгиз Низамов, Виталий Хадыкин, Сергей Галаганов, Марат Факрисламов, Ринат Каюмов, Рафис Исламов һәм Валерий Рябов уйнады.

Сәфәр Яр Чаллы Волейбол федерациясе һәм «Союз-регион» компанияләр төркеме ярдәме белән оештырылды. Турнирның төп бурычлары волейболны популярлаштыру, шулай ук төрле төбәкләрдән килгән волейбол ветераннарының дустанә элемтәләрен ныгыту һәм аларның спорт озын гомерлелеген саклап калу булды.

Чәршәмбе, 11 декабрь 2019, 13:16