Дүшәмбе, 20 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

 Яр Чаллыда ел саен уздырыла торган «Теләкләр чыршысы - 2019» хәйрия акциясе тәмамланды. Барлыгы 300дән артык Яңа ел бүләге җыелды, алар Кама балалар медицина үзәгендә "муковисцидоз" диагнозы белән дәвалану узучы балаларга тапшырылды. Әлеге акцияне югары һәм урта махсус уку йортларының студентлар үзидарәләре, мәгариф идарәсенең яшьләр белән эшләү бүлеге һәм «Нур» яшьләр үзәге ярдәме белән Шәһәр студентлар Советы оештырды. Бүләкләр җыю 10-25 декабрьдә үтте. Бәйрәм  программасы кысаларында балаларны якынлашып килүче Яңа ел белән студентларның Кыш бабае, Кар кызы һәм башка әкияти персонажлар котлады. Бәйрәм программасы әзерләнгән иде, анда һәр бала Яңа ел бүләге алды.

Шимбә, 28 декабрь 2019, 15:28