Дүшәмбе, 13 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

2020 елда Яр Чаллыда Замелекесьеның 22 һәм 25 микрорайонында, шулай ук ЗЯБ бистәсенең 19 комплексында яңа балалар бакчалары барлыкка киләчәк. Барлык мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре 220 урынга исәпләнгән. 2021 елда автокалада тагын дүрт мәктәпкәчә учреждение төзергә планлаштыралар: икесе 63 микрорайонда, берсе- 34 нче комплекста ёщм тагын берсе Орловка бистәсендә. 

Моннан тыш, быел 34 нче "Алтын балык", 50 нче "Родничок", 51 нче "Торнакай", 52 нче "Әкият", 69 нчы "Радуга" балалар бакчалары капиталь ремонтланачак. Шуны билгеләп үтәргә кирәк, быел төзүчеләр алты яңа балалар бакчасы тапшырганнар, тугызына капиталь ремонт ясалган.

Дүшәмбе, 13 гыйнвар 2020, 08:51