Якшәмбе, 19 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

 Дәүләт Думасы Россия президенты тарафыннан кертелгән «Хезмәт батырлыгы шәһәре» дигән мактаулы исем турындагы закон проектын беренче укылышта кабул итте.

Дәүләт Думасы депутаты, Икътисадый сәясәт, сәнәгать, инновацион үсеш һәм эшмәкәрлек комитеты рәисе урынбасары Әлфия Когогина новеллага болай дип аңлатма бирде: "Бөек Ватан сугышы елларында стратегик объектлар, предприятиеләр һәм фәнни үзәкләр Үзәк Россиядән Ерак Көнчыгышка, шул исәптән республикабыз башкаласы Казанга да эвакуацияләнде. Безнең бабайларыбыз, әбиләребез көн саен киләчәк хакына хезмәт батырлыгы күрсәттеләр, үз куллары белән фашизмны җиңүгә ирештеләр. Бу инициатива – Бөек Җиңүнең 75 еллыгы хөрмәтенә Хәтер һәм Дан елы башлануны символлаштыручы бик гадел һәм актуаль закон проекты".

Закон проекты белән Бөек Ватан сугышында җиңүгә зур өлеш керткән, хәрби һәм граждан продукциясен өзлексез җитештерүне тәэмин итеп, хезмәт батырлыгын һәм фидакарьлеген күрсәткән шәһәрләр өчен «Хезмәт батырлыгы шәһәре» Россия Федерациясенең мактаулы исемен бирүнең хокукый нигезләрен билгеләргә тәкъдим ителә. Исемгә лаек булган шәһәрләрдә шәһәр гербы сурәтләнгән стелалар һәм РФ Президенты Указы тексты урнаштырылачак.

Җомга, 17 гыйнвар 2020, 08:14