Якшәмбе, 19 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Дәүләт Думасы өченче, ахыргы укылышта салым салуның патент системасын кулланырга рөхсәт ителүче эшмәкәрлек эшчәнлеге төрләре исемлеген киңәйтү турында төзәтмәләр кабул итте.

Дәүләт Думасы депутаты, Икътисадый сәясәт, сәнәгать, инновацион үсеш һәм эшмәкәрлек комитеты рәисе урынбасары Әлфия Когогина новеллага болай дип аңлатма бирде: "Без кече бизнеска салым йөкләнешен киметүдәге өстенлекле законны хупладык. Патент системасы кулланыла ала торган эшчәнлек төрләре исемлегенә үсемлекчелекнең һәм терлекчелекнең барлык төрләре, мәктәпкәчә һәм өстәмә белем бирү, репетиторлык, фотография өлкәсендә барлык хезмәт төрләре, кейтеринг форматындагы чараларга хезмәт күрсәтү кертеләчәк. Патент системасы тотрыклылыгы һәм гадилеге белән аерылып тора, предприятиеләргә бухгалтерия, зур күләмдә документлар алып бару, салым декларацияләрен тутыру таләп ителми. Аерым алганда, сезонлы эшләр өчен патент аграрийларга гамәлдә булу вакытын бер айдан гына сайлап алу мөмкинлеге белән кызыклы. Бик мөһим момент-киләсе салым чорына салым салу схемасын сайлау иреге".

Җомга, 24 гыйнвар 2020, 16:41