Якшәмбе, 19 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

1 нче балалар сәнгать мәктәбендә педагогик хезмәт ветераннары белән очрашу булды. Кунакларны учреждение директоры Альбина Шәйхулова сәламләде. Ул һәр хезмәткәрнең өлешен билгеләп үтте, аларның казанышларын искә төшерде, мәктәп өчен башкарган эшләре өчен рәхмәтен җиткерде. Һәр укытучы мәктәп тормышы турындагы хатирәләре белән уртаклашты. Аларның күбесе мәктәптә 40 елдан артык эшләгән.

Кунаклар алдында Чаллы сәнгать көллияте студентлары, BRASS BAND төркеме чыгыш ясады. 3 нче балалар музыка мәктәбендә шөгыльләнүче Роберт Фәтхетдиновның баянда башкарган музыкаль композицияләре кичәне тагын да ямьләндереп җибәрде. Әлеге чара кысаларында рәссам, педагог Рөстәм Латыйпов эшләреннән күргәзмә ачылды.

Җомга, 31 гыйнвар 2020, 14:02