Дүшәмбе, 20 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

"Яр буе" паркында эшче яшьләр арасында чаңгы ярышы булды. Ярышка үз коллегаларына көч бирергә килгән спортчылар, һәвәскәрләр һәм җанатарлар җыелды. Анда 60тан артык яшь хезмәткәр катнашты: «КАМАЗ» ГАҖ, «ТАТПРОФ» АҖ, «Ремдизель» АҖ, «Челны Бройлер», «Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге», «РУ-Инжиниринг» предприятиесе, «ТАТЭНЕРГО», 42 нче мәктәп,«Колеса даром» шина үзәкләре челтәре һәм башка оешмалардан.

Массакүләм узыш алдыннан барысын да мини-чаңгыда фигуралы шуу, итек ыргыту һәм баллы призлар көтә иде. Спорт күнегүләреннән соң чаңгычылар стартка китте. Катнашучылар өчен дистанция 3 км тәшкил итте.

 Ир-атлар һәм хатын-кызлар арасыннан финишка беренче булып килүчеләрне "Декатлон" кибетеннән истәлекле медальләр һәм призлар белән бүләкләделәр. Иң спортлы гаиләне махсус бүләк белән билгеләп үттеләр. Чаңгы ярышында катнашучылар өчен кайнар чәй оештырылды.

Җомга, 31 гыйнвар 2020, 14:41