Якшәмбе, 19 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген Яр Чаллының "Кадет" эзләү отряды активистлары "Хәтер Маршы - 2020" республика кышкы походы кысаларында Түбән Кама мәктәпләре укучылары алдында чыгыш ясадылар. Отряд командиры Ольга Шистерова укучыларга Россия эзләү хәрәкәте эшчәнлеге һәм "Кадет" эзләү отрядының эше турында сөйләде. Отрядта катнашучылар: "Дөньяны саклагыз" концентрацион лагерьлар корбаннары һәм "Ленинград балалары" дип аталган  агитбригадалар күрсәттеләр, анда яшь ленинградчыларның Ленинград блокадасындагы батырлыклары турында сөйләделәр.

Җомга, 31 гыйнвар 2020, 15:43