Сишәмбе, 28 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

2019 елда Чаллы Дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәрләре тарафыннан 2261,4 литр күләмендә спиртлы продукция законсыз әйләнештән алынды, 4573,4 мең сумлык штраф салынды. Бу хакта «эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы башлыгы Гөлшат Вафина хәбәр итте.

2019 елның 12 аенда "Халык контроле"нә чаллылылардан хәмерне законсыз сату турында 1384 хәбәр килгән, бу республика буенча гаризаларның 50,6%ын тәшкил итә. 345 очракта (25%) хокук бозулар расланган. Хокук бозучыларга карата административ хокук бозулар турында эшләр кузгатылган. Расланган фактлар нигезендә, шәһәр халкына 375 мең сум күләмендә акча түләнгән. 

2016 елдан республикада «Халык контроле» системасына Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр Порталында этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукция җитештерү һәм аның әйләнеше өлкәсендә закон бозулар турында мәгълүмат бирүче гражданнарны матди бүләкләү системасы эшли.

Яр Чаллы Дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәрләре 2019 елда алкогольле һәм спиртлы продукция әйләнеше өлкәсендә 347 закон бозу очрагын ачыклаган. Бу 2018 елның шул ук чоры белән чагыштырганда бу 10,5%ка күбрәк. 

"ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең территориаль органы, Чаллы шәһәре Эчке эшләр идарәсе, Башкарма комитет, "Роспотребнадзор" идарәсе территориаль бүлегенең җайга салынган уртак эше нәтиҗәсендә, Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре рейтингында Яр Чаллы шәһәре 2019 ел нәтиҗәләре буенча I урынны алды", – дип билгеләп үтте Гөлшат Вафина.

Хәзерге вакытта Чаллыда 640 сәүдә объектында 149 оешма алкоголь продукциясен ваклап сата, шул исәптән 108 объектта җәмәгать туклануы хезмәте күрсәтүче 69 предприятие.

Дүшәмбе, 3 февраль 2020, 09:06