Мы в социальных сетях

Бөек Ватан сугышы ветераны, тыл хезмәтчәне Рәисә Закир кызы Вәҗиева 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Юбиляр ТАССРның Минзәлә районы Тәкермән авылында туа. Мәктәпкә сигез яшеннән китә, дүрт сыйныф тәмамлый. Сугыш вакытында колхозда төрле эшләрдә эшли. 17 яшендә кияүгә чыга, кызы туа. Камчаткага китеп, пешекче булып эшкә урнаша, бу вазыйфада күп еллар эшли һәм лаеклы ялга чыга. 2000 елда Яр Чаллыга килә.

Рәисә Закир кызы «Хезмәт ветераны», «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен» медальләре һәм юбилей медальләре белән бүләкләнде. Юбилярны Россия Федерациясе президенты Владимир Путин һәм шәһәр мэры Наил Мәһдиев исеменнән Автозавод районы администрациясе башлыгы Винер Харисов котлады.

Дүшәмбе, 3 февраль 2020, 10:03