Дүшәмбе, 20 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллыда КВН юниор-лигасының ярымфиналы узды, уенда 10 команда катнашты. Катнашучыларның чыгышын 2019 елгы юниор-лига чемпионы, ТНТ телеканалының «Ачык микрофон» телепроектында катнашучы Андрей Серебренников, "Европа Плюс" радиостанциясе алып баручысы, «Беренче канал» мәктәбен тәмамлаган Фәрхәд Иванов; шәһәрнең студентлар лигасы чемпионы, TATAR PRODUCTION event-агентлыгы директоры Илнар Сөнгатуллин, «Татнефть» командасы составында 2020 елгы югары лигада катнашучы, «КамПи» КВН командасының алтын составында уйнаган, "Татар лигасы җыелма командасы" администраторы, беренче лига һәм халыкара КВН лигасы уенчысы Ксения Хәсәнова бәяләде.

Ике уен нәтиҗәләре буенча беренче һәм икенче урыннарны алган командалар финалга үтте. Алар: «Дисконект» (57 нче мәктәп), «Форте» («Форте» театр студиясе), «Эксклюзив» (58 нче мәктәп), «Оба-на» (84 нче Лицей), «Добрый вечер» (34 нче мәктәп), «Валера здесь главный» (Бөгелмә).

Җомга, 28 февраль 2020, 10:10