Дүшәмбе, 20 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Дәүләт аккредитациясе булган һәм Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан югары белем бирү оешмаларында белем алучылар арасында "Дүртенче сәнәгать революциясе шартларында кеше һәм граждан хокуклары һәм ирекләре" дигән I Республика фәнни эшләр конкурсы үткәрә. Конкурс Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы төзелүгә 100 ел һәм Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил институтының 20 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган.

Конкурска "Кеше һәм гражданлык хокуклары буенча махсуслаштырылган органнарның барлыкка килү тарихы, проблемалары һәм үсеш перспективалары"; "Кеше һәм гражданлык хокукларын һәм ирекләрен тану, тормышка ашыру, яклау һәм саклау буенча теоретик һәм гамәли проблемалар"; "Кеше һәм гражданның санлы хокуклары, ирекләре һәм аларның хокукый яклавы"; "Кеше һәм гражданлык хокукларын һәм ирекләрен гамәлгә ашыру механизмнары"; "Россия Федерациясендә Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилләр институтын хокукый җайга салу"; "Кеше хокуклары һәм ирекләренең халыкара, милли һәм региональ гарантияләре" номинацияләре буенча эшләр кабул ителә.

Конкурс өч этапта үткәрелә. Беренче этап (сайлап алу) югары белем бирү оешмаларында 1 майга кадәр (югары белем бирү оешмалары тарафыннан мөстәкыйль рәвештә үткәрелә); икенче этап (читтән торып) 1 июньгә кадәр үтә. Конкурсның икенче этабында катнашу өчен сайтта урнаштырылган таләпләргә туры китереп рәсмиләштерелгән конкурс эшен һәм аның тезисларын тәкъдим итәргә кирәк http://upch.tatarstan.ru/. Өченче этап – нәтиҗәләр ясау 2020 елның 15 июненә кадәр булачак.

Конкурс турында нигезләмә белән биредә танышырга мөмкин.

Сишәмбе, 24 март 2020, 10:21