Мы в социальных сетях

Полицейскийлар Чаллыда дистанцион мошенникларның саны арта, дип хәбәр итә. Әйтик, 22 яшьлек хатын-кыз бер сайт аша медицина битлегенә заказ биреп, җинаятьчеләр тозагына эләгә һәм 10 мең сум акчасын югалта. Шәхси саклану чаралары өчен менеджерлар ничә сум түләргә кирәклеген исәпләп, акча күчерергә тиешле реквизитлар җибәрә. Чаллылы битлек өчен түләгәннән соң, әлеге сайт ябыла. Чаллылылардан кергән барлык мөрәҗәгатьләрнең 40% ын полициягә телефон һәм интернет аша дистанцион мошенниклыкка шикаятьләр тәшкил итә. 2019 ел нәтиҗәләре буенча шундый 739 җинаятьнең нибары 80е ачылган. Халыкның җинаятьчеләр счетларына ике миллион сумга кадәр акча күчерү очраклары да булды. Мондый финанс югалтуларын булдырмас өчен, хокук саклау органнары хезмәткәрләре шикле счетларга үз акчаларын җибәрмәскә, үз банк карталарының номерларын һәм башка шәхси мәгълүматларны таныш булмаган затларга җиткермәскә киңәш итә.

Чәршәмбе, 18 март 2020, 11:01