Дүшәмбе, 20 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллыда мәктәп укучыларын дистанцион укытуга күчерү механизмнары эшләнә. Бу хакта бүген Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов сөйләде: "Бүген безнең укучылар каникул режимында. Бу атна дәвамында дистанцион укытуга күчү механизмнары эшләнәчәк, бу 1 апрельдән укытуның мондый формасына күчү өчен кирәк", – дип хәбәр итте ул.

Шулай ук Рамил Хәлимов ата-аналарны коронавирус йогуны профилактикалау кагыйдәләрен үтәргә чакырды: «Каникулдан соң юкка гына дистанцион укуга күчү турында игълан ителмәде. Бу чараларның барысы да балаларыбыз иминлеге өчен кирәк. Шуңа күрә балаларны җитди контрольдә тоту мөһим. Шәһәр читенә чыгуны һәм күп яшьтәшләре җыелган урынга баруны, аралашуны чикләргә кирәк", - диде ул. 1 нче апрельдән Татарстан мәктәпләре дистанцион укуга күчәчәк. Шуңа бәйле рәвештә Татарстанда мәктәпләргә, көллиятләргә, техникумнарга һәм югары уку йортларына ярдәм итү өчен ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының «кайнар линиясе» эшли башлады. Белгечләргә сорауларны (843) 294-95-70 телефоны буенча бирергә мөмкин. Линия эш көннәрендә 09:00 дән 18:00 сәгатькә кадәр эшли. Белгечләр ата-аналар берләшмәсе, педагоглар һәм мәгариф белән идарә итү органнары, мәктәпләрнең, көллиятләрнең, техникум һәм югары уку йортларының эпидемиологик ситуациядә дистанцион укуларын һәм эшен оештыру буенча сорауларына җавап бирәчәкләр.

Дүшәмбе, 23 март 2020, 10:03