Дүшәмбе, 20 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Үзәк районында Бөек Ватан сугышы ветераннары Рәшит Мөхәммәтша улы Мөхәммәтшин һәм Фатыйма Сабирҗан кызы Сәгыйтова 90 яшьлек юбилеен билгеләп үттеләр. Үзәк районы администрациясе башлыгы вазифаларын башкаручы Алексей Тарабукин ветераннарны истәлекле дата белән котлады, аларга РФ президенты Владимир Путин исеменнән «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 75 ел» юбилей медальләрен һәм шәһәр мэры Наил Мәһдиев исеменнән бүләкләр тапшырды. Ветеранны тәбрикләүгә Дәүләт Советы депутаты Олег Николаев һәм ТИҮ рәисе Мәдинә Мөхәммәтҗанова да кушылды.

Бөек Ватан сугышы елларында Рәшит Мөхәммәтша улы туган авылы Тырнадаж колхозында эшли. 1959 елда ул гаиләсе белән Яр Чаллыга күчеп килә, пенсиягә чыкканчы электр-газ белән эретеп ябыштыручы булып эшли. 

Фатыйма Сабирҗан кызы Бөек Ватан сугышы елларында туган авылы Сарабиккол мәктәбендә, соңрак Лениногорск шәһәрендә нефть разведкасында җыештыручы булып эшләгән. 1972 елда Яр Чаллыга килеп төпләнә, пенсиягә чыкканчы «КАМАЗ» ААҖнең кою заводында эшли.

Шулай ук Үзәк районның 12, 13, 14 комплексларында яшәүче 26 Бөек Ватан сугышы ветеранына «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 75 ел» юбилей медальләре һәм шәһәр мэры Наил Мәһдиев исеменнән бүләкләр тапшырылды. Ветераннарны тәбрикләүдә ТИҮ рәисләре Надежда Чернышова, Рафилә Нуриева, Зинаида Гәрәева катнашты.

Сишәмбе, 24 март 2020, 08:45