Мы в социальных сетях

Коронавирус инфекциясе (COVID-19) таралуны кисәтү һәм булдырмау максатыннан, ТР Чаллы шәһәре буенча Федераль салым хезмәте инспекциясе учреждениегә килүне максималь дәрәҗәдә чикләргә тәкъдим итә. Моның өчен салым органнарының дәүләт хезмәтләрен алу һәм элемтәнең телекоммуникацион каналлары аша электрон рәвештә контактсыз ысул белән, шулай ук www.nalog.ru рәсми сайты һәм «Физик затлар өчен шәхси кабинет», «Шәхси эшмәкәрнең шәхси кабинеты»;«Салымнар һәм пошлиналар түләү»; «Салым калькуляторлары»«Россия Федераль салым хезмәтенә мөрәҗәгать»; «Еш бирелә торган сораулар», «Шикаять турында белергә» электрон сервислары аша салым бурычларын үтәү мөмкинлеге тормышка ашырылган. 

3-НДФЛ формасы буенча салым декларациясен «Физик затлар өчен шәхси кабинет»та формалаштырырга һәм раслаган документлар белән бергә салым түләүченең теркәлү урыны буенча салым инспекциясенә җибәрергә мөмкин. Кызыксындырган барлык сорауларга җавапны Россия Федераль салым хезмәтенең 8-800-222-222 телефоны аша алырга мөмкин.


Чәршәмбе, 25 март 2020, 10:55