Якшәмбе, 19 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

ТР иҗат яшьләре академиясе ТР Яшьләр эшләре буенча министрлыгы ярдәме белән Татарстан Республикасында Террорчылыкка каршы комиссия аппараты җитәкчесенең яшьләр ярдәмчесе вазыйфасына конкурс игълан итә. Бу – экстремизмны һәм радикаль күренешләрне профилактикалау өлкәсендә лидерлар командасына сайлап алу. Анда Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче 18 яшьтән алып 30 яшькә кадәр булган яшьләр катнаша ала. Конкурсантларга Татарстан Республикасында Террорчылыкка каршы комиссия аппаратында стажировка узу, дәүләт хакимияте органнарына эшкә урнашу, квалификация күтәрү курслары һәм белем бирү программалары узу, республика, округ һәм федераль форумнарда һәм конференцияләрдә катнашу кебек мөмкинлекләр ачыла.

Быел конкурсның ике юнәлеше бар: яшьләр арасында терроризм идеологиясен профилактикалау, «Интернет» челтәрендә терроризм идеологиясен профилактикалау.

Конкурста катнашу өчен, сайтта atmrt.ru анкета тутырып, 31 мартка кадәр гариза бирергә кирәк һәм аңа мотивацион хат беркетергә. Катнашучы өстәмә балларны 2 минут дәвамында видеоролик өчен алачак, әлеге видеода террорчылыкка каршы комиссия аппараты җитәкчесенең яшьләр ярдәмчесе эшчәнлеге форматын аңлату зарур.

Заявка кампаниясен уңышлы узган катнашучылар конкурсның сайлап алу этабына узачак, ул экстремизмга каршы тору өлкәсендә норматив-хокукый базаны белүгә язма тест тапшыруны, шулай ук әңгәмә үткәрүне күздә тота. Сайлап алу этабы 3 апрельдән 5 апрельгә кадәр барачак. Аннары конкурс этабы старт ала – ул 10-12 апрельдә дәвам итәчәк. Ул үз эченә үзеңне презентацияләүне, кейс-интервью, аналитик язмалар һәм башка сынауларны ала.

Пәнҗешәмбе, 26 март 2020, 10:32