Якшәмбе, 19 май 2024 / рус тат / обычная версия

«Вконтакте» социаль челтәрендәге «Шәһәр укучылар Советы» мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең рәсми битендә «Чаллы маҗаралары» онлайн фотокроссы узды. Фотокросс Яр Чаллыга шәһәр статусы бирелүгә 90 ел тулуга багышланды һәм тугыз сәгать дәвам итте.

Чарада катнашучыларга QR-кодларны белергә кирәк иде, анда шәһәрнең 10 скверы һәм паркы тасвирламалары яшеренгән. Алар шәхси архивларында һәм интернетта тасвирламага туры килгән фоторәсемнәр табарга һәм аларны кодын күрсәтеп пост астында бастырырга тиеш иде. 

Фотокросста шәһәрнең 25 гомуми белем бирү оешмасы укучылары һәм педагоглары - барысы 70 кеше катнашты: 1, 2, 7, 9,11,15, 20, 25, 29, 32, 34, 35, 35, 40, 41, 44, 46, 49, 51, 54, 60, 76 нчы белем бирү учреждениеләре.

Кодлаштырылган рәсемле постлар астында барлыгы 1578 комментарий калдырылган. Онлайн фотокросс чемпионы булып 41 нче мәктәп укучысы Карина Идрисова танылды. Ул 254 комментарий калдырган.

Пәнҗешәмбе, 26 март 2020, 13:41