Сишәмбе, 28 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллыда COVID-19 коронавирус инфекциясе белән авыруның беренче очрагы ачыкланды. Бу хакта бүген Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов хәбәр итте.

"Әйе, бездә, чыннан да, Европаның бер иленнән килгән авыру граждан табылды. Ул шәһәрнең бер предприятиесе вәкиле булып тора һәм чит илдә кыска вакытлы ялда була", - диде Рамил Хәлимов.

Хәзер COVID-19 коронавирус инфекциясе йоктырган кеше йогышлы авырулар хастаханәсенә урнаштырылган. «Инфекцияле кеше үз-үзен изоляцияләү режимында була. Симптомнар барлыкка килүгә, ул хастаханәгә мөрәҗәгать итә. Хәзерге вакытта аның хәле канәгатьләнерлек», – дип сөйләде шәһәрнең Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Александр Николаев.

Пәнҗешәмбе, 26 март 2020, 13:55