Мы в социальных сетях

Яр Чаллы шәһәренең Мәдәният идарәсе яңа онлайн-проектлар башлап җибәрә. Дөнья мәдәнияте спектакльләрен, концертларын, күргәзмәләрен, шедеврларын өйдән чыкмыйча гына күрергә мөмкин.

«Мастеровые» рус драма театры «НескучныйкарантинсМастеровыми» онлайн-проектын – театрның рәсми YouTube-каналында «Мастеровые» танылган архив спектакльләрен күрсәтә. Спектакльләр бушлай күрсәтеләчәк һәм аларга керү чикләү чоры тәмамланганчы ачык булачак, аларны  "Мастеровые" театрының сайтында, шулай ук "ВКонтакте" һәм "Фейсбук" рәсми төркемнәрендә карап булачак.

Күрсәтеләчәк спектакльләр:

27 март көнне 19:00 сәгатьтә -«Женитьба» спектакленең онлайн-куелышы.

31 март көнне 19:00 сәгатьтә-«Васса» спектаклен онлайн-карау.

Кечкенә тамашачылар өчен һәр якшәмбе саен балалар спектакльләренең онлайн-күргәзмәсе ачыла.

29 март көнне 9:00 – «Маугли»спектакленең онлайн-күрсәтү.

Яр Чаллы татар драма театры "ТЕАТР ОНЛАЙН" подкастын алып бара һәм архив фотоларын, социаль челтәрләрдә театр тормышындагы кызыклы фактларны урнаштыра, шулай ук онлайн-класслар үткәрә.

3, 10, 17 апрель – «Театр ОНЛАЙН» подкасты.

28 март, 5, 12, 19 апрель-социаль челтәрләрдә (вокал, сәхнә сөйләме, актерлык осталыгы, хореография буенча) онлайн-класслар.

31 март, 7, 14, 17 апрель – театрның YouTube – каналындагы архив спектакльләренең видеоязмаларын урнаштыру.

Чаллы картиналар галереясе үз күргәзмәләрен видео-экскурсияләр форматында трансляцияли.

19 марттан 15 апрельгә кадәр -  «Высокая печать. Графика» халыкара проекты катнашучылары һәм аларның иҗаты белән таныштырачак.

23 марттан 12 апрельгә кадәр ТАССРның 100 еллыгына багышланган «Цвети, мой Татарстан!» балалар иҗатының виртуаль конкурсы узачак.

23 марттан 15 апрельгә кадәр – Россия Федерациясе Дәүләт каталогы сайтында Россия Федерациясе Музей фонды составына кертелгән картиналар галереясе фондларындагы әсәрләр белән танышу.

24-31 март көннәрендә Казан федераль университеты Яр Чаллы институтының «Дизайн» бүлеге студентлары – Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Галина Анютинаның  «Нитка за ниткой» дип аталган гобеленнар күргәзмәсе буенча виртуаль экскурсиясе үткәрелә.

25 марттан 15 апрельгә кадәр «Иҗади мастер-класслар» онлайн рубрикасы эшли: «Декор кофейной банки», «Брошь «9 мая», подготовка мастер-класса «Чердачная игрушка», «Печатная графика».

9 апрельдә «КАМАЗ» мәдәният сарае «Елмаегыз, дуслар! Елмаегыз» концерт программасы «КАМАЗ» мәдәният сарае һәм «Болгар» бию театры артистларының чыгышларын үз эченә ала. Трансляция  "КАМАЗ" мәдәният сарае, "Эфир" телекомпанияләре, "Болгар" бию театры социаль челтәрләрендә алып барылачак.

25 марттан 30 апрельгә кадәр - "Шәһәр мәдәнияте. Башлангычы" мәдәният хезмәткәре көненә багышланган чара. Шәһәрнең беренче мәдәният учреждениеләре турында видеорепортажлар сериясе.

30 марттан 30 апрельгә кадәр – ТАССРның 100 еллыгына багышланган «Кама хроникасы» онлайн марафоны. "КАМАЗ" мәдәният сарае социаль челтәрләрендә шәһәрнең тарихи урыннары буенча интеллектуаль мобиль конкурс.

1 апрельдән 1 июньгә кадәр – әдәби кунакханә онлайн. Шәһәр шагыйрьләренең видеога төшерүләрен социаль челтәрләрдә урнаштыру.

1 апрельдән 30 апрельгә кадәр - «Җырлый торган шәһәр» Интернет конкурсы. Шәһәр халкы арасында социаль челтәрләрдә ачык вокал конкурсын үткәрү.

«Кызыл тау» мәдәният үзәге мастер-классларның эксклюзив сериясен тәкъдим итә. Үзәкнең резидентлары һәм клуб җитәкчеләре тарафыннан мастер-класслар һәм интернет-скетч форматында файдалы киңәшләр.

30 март - «Вокальная йога за минуту»;

1 апрель-  «10 приемов ораторского искусства»;

3 апрель – «Акварелька» Арт-клубыннан Арт-минутка;

6 апрель – «Не вставая с дивана»- өлкән буын вәкилләре өчен разминка;

8 апрель – «Пой так, чтобы тебя поняли» мастер-классы;

10 апрель – «Сәламәт тәндә сәламәт акыл» дигән фитнес-дәрес.

31 март, 7 апрель-мәгълүмат сишәмбесе. «ВКонтакте» социаль челтәрендәге атналык рубрика, НЬЮМ порталыннан файдалы роликлар.

2 апрельдә 17: 00 сәгатьтә «Күңел» радиостанциясендә Илнур Гомәровның онлайн-концерты була. Турыдан-туры башкарудагы чыгышларның Онлайн-видеотрансляциясен радиостанциянең рәсми инстаграмында һәм артист аккаунтында карарга мөмкин.

Шимбә, 28 март 2020, 08:37