Мы в социальных сетях

Чаллы җәмәгать туклануы оешмалары үз эшчәнлекләрен 28 марттан 5 апрельгә кадәр туктатачак. Искәрмә – дистанцион сәүдә. Моннан тыш, бу вакытка сәүдә үзәкләре, базарлар, хезмәт күрсәтү һәм көнкүреш хезмәте күрсәтү өлкәсе предприятиеләре (чәчтарашханә, матурлык салоннары, химчистка, кер юу, аяк киеме ремонтлау, сауна, мунча, автосервислар, кием тегү һәм ремонтлау ательесы, катлаулы көнкүреш техникасын ремонтлау, прокатлар һ.б.) үз эшләрен туктатачак. Халыкны азык-төлек һәм беренче чиратта кирәкле товарлар белән тәэмин итүче даруханә пунктлары, банклар һәм сәүдә нокталары үз эшләрен гадәти режимда дәвам итәчәк.

Җомга, 27 март 2020, 19:36