Якшәмбе, 19 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

30 марттан башлап Татарстан Пенсия фондының клиент хезмәтләре һәм идарәләрендә кабул итү бары тик алдан язылу һәм РПФ сайтында яки дәүләт хезмәтләре порталында дистанцион рәвештә шәхси кабинет аша гына алырга мөмкин булган хезмәтләр буенча алып барыла.

Клиентлар хезмәтенә кабул итүгә алдан язылу электрон сервисы аша язылырга мөмкин. Моннан тыш, кабул итүгә 8(8552) 30-42-42 РПФ идарәсенең контакт-үзәге телефоны буенча язылып була.

Исегезгә төшерәбез, бүген Пенсия фондының күпчелек хезмәтләре буенча онлайн рәвештә мөрәҗәгать итәргә мөмкин. РПФның электрон сервислары Фонд эшчәнлегенең барлык юнәлешләрен дә диярлек колачлый. Кабинетны пенсионерлар да, пенсия формалаштыручылар да, башка социаль түләүләргә хокуклы кешеләр дә куллана ала.

Кабинет шулай ук РПФның күпчелек түләүләрен рәсмиләштерүне сорап мөрәҗәгать итәргә һәм алардан файдалану белән идарә итәргә мөмкинлек бирә. Мәсәлән, пенсияне китерү яки социаль хезмәтләрне акчалата компенсациягә алыштыру ысулын үзгәртү турында электрон гариза бирергә.

Кабинет аша пенсионерны, балачактан беренче төркем инвалидны тәрбияләү буенча түләүләрне рәсмиләштерерге була. Түләү билгеләү һәм карау өчен ризалык турында кирәкле электрон гаризалар шулай ук кабинетта тормышка ашырыла. Димәк, анда законлы вәкил: ата-ана, уллыкка алучы, опекун яки попечитель затыннан гариза бирү мөмкинлеге бар.

Дүшәмбе, 30 март 2020, 11:43