Мы в социальных сетях

Бүген Яр Чаллы шәһәренең балалар бакчаларына 997 яшь чаллылы китерелгән. Бу хакта шәһәр Башкарма комитетының мәгариф һәм яшьләр белән эшләү идарәсе башлыгы Рөстәм Хуҗин хәбәр итте. Болар – халык яшәешен һәм куркынычсызлыгын тәэмин итүче ата-аналарның балалары.

"Болар – теге яки бу сәбәпләр нәтиҗәсендә балаларын өйдә калдыра алмаган ата-аналар. Ничә бала китерелүгә карамастан, һәр балалар бакчасында дежур төркемнәр эшли. Төркем бер баланы алып килгән очракта да эшләячәк", – дип билгеләп үтте спикер һәм ата-аналардан тәрбиячеләргә кичтән үк баланы бакчага китерү планнары турында хәбәр итүләрен сорады.

Дүшәмбе, 30 март 2020, 16:20