Мы в социальных сетях

Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне күзәтү идарәсе чаллылыларны 21 апрельнең 21:00 сәгатеннән 22 апрельнең 18:00 сәгатенә кадәр метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтә. Яр Чаллыда төнлә секундына15-17 метр тизлектә, көндез 16-21 метр тизлектә көчле җил көтелә.

Җил көчәйгәндә биналардан чыгуны чикләргә, биналарда булырга киңәш ителә. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим. Әгәр көчле җил башланганда урамда калгансыз икән, җир асты кичүләрендә яки биналар подъездларында яшеренергә кирәк. Йорт диварлары янында көчле җилдән качып торырга ярамый, чөнки түбәдән шифер һәм башка түбә ябу материаллары төшәргә мөмкин. Бу шулай ук җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга да кагыла. Урамда булганда реклама щитларыннан, элмәләрдән, юл билгеләреннән, электр тапшыру линияләреннән ераграк торырга кирәк. Куе агачлар астына яшеренергә, шулай ук алар янына автотранспорт куярга ярамый-җил белән өзелгән ботаклар куркыныч тудыра ала. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында басып тору һәм өзелгән электр үткәргечләр янына килү куркыныч. Шулай ук көчле җил нәтиҗәсендә югары катлардан ватылып төшкән пыяла кыйпылчыклары да куркыныч тудыра. Җил вакытында төзелеп килүче яки ремонтлана торган биналар янында басып торырга да киңәш ителми. Йорттагы барлык тәрәзәләрне ныклап ябарга, балконнардан аска егылып төшәрлек әйберләрне алып кую зарур. Торак яки эш урынында тәрәзәләрдән мөмкин кадәр ераграк булу киңәш ителә.

Теләсә нинди бәла-каза килеп чыккан очракта һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру номерына – «101,112» мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсенә шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.

ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең "ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96.

Сишәмбе, 21 апрель 2020, 15:54