Мы в социальных сетях

Бүген Яр Чаллыда коронавирус йогуның расланган 63 очрагы теркәлгән. Бу көнне генә дә үсеш 16 очракны тәшкил итте. Шул хакта коронавирус белән көрәш буенча шәһәр оператив штабының утырышында Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Александр Николаев белдерде һәм: «Дүрт кеше стационарда дәвалана, 12 пациентның авыруы җиңелчә, симптомсыз формада уза – алар медицина күзәтүе астында өйдә», – дип сөйләде.

Гомумән алганда, дүрт кеше сәламәтләнгән, 34е – өйдә дәвалана, калганнары – йогышлы авырулар хастаханәсендә һәм 2 нче шәһәр хастаханәсендә стационар дәвалану уза. Госпитализацияләнгән чаллылыларның яше 28 яшьтән 80 яшькә кадәр.

Медицина күзәтүенә 312 кеше алынган, шуларның 192се – элемтә аша инфекция йоктырган. 2 359 кеше, авыру билгеләре булмау сәбәпле, күзәтү вакыты чыгып, исәпкә алынудан төшерелде.

Николаев сүзләренә караганда, авыруларның артуы «инфекция йәртүче белән элемтәдә булу» нәтиҗәсендә: "Яңа ачыкланган очраклар, бу нәкъ шулай элемтә аша булган очраклар. Саклануның бердәнбер һәм иң төп механизмы  – ул шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәү", - дип билгеләп үтте ул.

"Асылда, без моны күрмибез. Аның томавы да, температурасы, ютәле дә, авыруның башка симптомнары да юк. Алар безнең арада эшлиләр һәм хәрәкәт итәләр. Алар авырмаска да яки яшерен формада авырырга да мөмкин. Әмма алар иммунитеты зәгыйфь булган кешеләр өчен вирус йөртүче булып тора. Битлек кияргә кирәк", - дип ассызыклады шәһәр мэры Наил Мәһдиев.

20 апрельдән шәһәрдә, бөтен республикадагы кебек үк гражданнарга, ваклап сату объектларында, җәмәгать транспортында, битлекләрсез һәм ресираторларсыз, шәхси саклану чараларыннан башка керүне һәм йөрүне тыю гамәлдә. Атна башыннан шәһәр кибетләрендә, шулай ук җәмәгать транспортында тиешле искәрмәләр пәйда булды.

Александр Николаев кешеләр битлек киеп йөрсә, зарарлану куркынычы күпкә азрак булачак, дип өстәде.

Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы хәбәр иткәнчә, бүген медицина учреждениеләре барлык дару препаратлары белән тәэмин ителгән. Исегезгә төшерәбез, коронавирус белән авыручылар өчен сугыш ветераннары госпитале резерв стационар булырга мөмкин. Биредә коронавирус инфекциясе расланган пациентлар өчен 80 койкага исәпләнгән резервны ачу күздә тотыла. Бүген госпиталь белгечләре өстәмә белем ала. Моннан тыш, кирәк булган очракта кадрлар резервы да карала.

Хәзер төзүчеләр һәр палатада махсус медицина кислородын үткәрү белән шөгыльләнәләр. 50 клапанның 30ы инде урнаштырылган. Тагын 20 клапан кайтартылырга тиеш, шуннан соң система юдырылачак һәм  тоташтырылачак. Барлык эшләрне дә бу атнада тәмамлау планлаштырыла.

Сишәмбе, 21 апрель 2020, 19:21