Мы в социальных сетях

 Яр Чаллыда җылыту сезоны биш көн дәвамында һава температурасы тәүлек буе +8 градустан да ким булмаган очракта гына тәмамланачак. Бу хакта бүген Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Илья Зуев хәбәр итте. "Соңгы 10 ел эчендә, җылытуны туктатуның иң иртә вакыты 23 апрель иде, иң чиге 10 май булды. Без әлегә бу интервалда торабыз, хәлнең начарлануы күзәтелми. Чаллылыларга уңайлы булсын өчен, оптималь дата сайлап алыначак", - дип аңлатты ул.

Чәршәмбе, 22 апрель 2020, 12:34