Мы в социальных сетях

Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Илья Зуев бүген транспорт картасындагы кулланылмаган акчаларны киләсе айга күчерү мәсьәләсе буенча сөйләде. Бу 1 апрельдән 30 апрельгә кадәр транспорттан бер тапкыр да файдаланмаган  очракта гына мөмкин. "Тәртип шундый: кешеләр транспорт картасына акча салып, ай дәвамында ул карта белән файдаланганнар икән, картада акча сакланмаячак. Әгәр алар билгеләп үтелгән вакыт аралыгында бер тапкыр да транспортта йөрмәгәннәр икән, ул очракта, картада булган акчалар киләсе айга автомат режимда күчереләчәк", - дип аңлатты ул.

Чәршәмбе, 22 апрель 2020, 14:12