Мы в социальных сетях

Пенсия фонды идарәсе хәбәр иткәнчә, киләсе ял һәм бәйрәм көннәре уңаеннан, 2020 елның маенда пенсия түләү һәм китерү графигы үзгәрәчәк.

«Татарстан почтасы» филиалы - «Россия Почтасы» филиалы график буенча 9 числода пенсия алучыларга вакытыннан алда (почта элемтәсе бүлекләренең эш режимында), ягъни 2020 елның 8 маенда пенсияләр түләячәк. Башка көннәрдә-билгеләнгән график нигезендә, Татарстан почта элемтәсе бүлекләренең эш режимын исәпкә алып хезмәт күрсәтеләчәк.

Пенсияләрне почта бүлекчәләре аша күчерү буенча килеп туган сорауларга  гражданин үзенең илтеп тапшыру участогы почтальонына яки почта адресына хезмәт күрсәтүче почта бүлекчәсенә, шулай ук 8-800-100-00 телефоны буенча Россия почтасының кайнар линиясенә шалтыратырга мөмкин.

Сишәмбе, 28 апрель 2020, 10:11