Мы в социальных сетях

29 апрельдә Яр Чаллының сәүдә-сәнәгать палатасында эшмәкәрләр өчен салым инспекциясе җитәкчеләре белән матбугат конференциясе узачак. Бизнесменнарга кризиска каршы ташламалар куллануның төп норматив документлары, аеруча зыян күргән тармакларны билгеләү тәртибе, салымнар түләүне кичектереп тору һәм иминият кертемнәре буенча ставкаларны киметү буенча аңлатмалар биреләчәк. Белгечләр бөлгенлеккә нинди компанияләр эләгүе, кичектергесез ихтыяҗларга бюджеттан түләүләр, аренда һәм кредитлар буенча кичектерүләр турында сөйләячәкләр.

Матбугат конференциясендә катнашучылар тиздән гамәлгә керәчәк бизнеска ярдәм итү чаралары турында фикер алышачак. Чара видеоконференцэлемтә режимында узачак. Фикер алышуга ВКС-zoom һәм www.instagram.com/tpp.chelnyhttps://instagram.com/audit_td аккаунтларында турыдан-туры эфир аша керү мөмкин булачак.

Чара 14: 00 сәгатьтә башлана. Теркәлүне tpp.online@mail.ru почтасы яки 8-927-444-05-20 телефоны буенча үтәргә була.

Сишәмбе, 28 апрель 2020, 14:03