Сишәмбе, 21 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Федераль салым хезмәте кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларының бердәм реестры операторы булып тора (ЕРСМСП).

ЕРСМСП - ул ачык мәгълүматлар базасы, аның ярдәмендә предприятиенең яки шәхси эшмәкәрнең кече һәм урта эшмәкәрлеккә каравын ачыкларга була. Гамәлдәге законнар ЕРСМПга кертелгән субъектлар өчен кайбер ташламаларны күздә тота.

ЕРСМПга юридик затлар һәм шәхси эшмәкәрләр турында белешмәләр кертү һәм мондый мәгълүматларны әлеге реестрдан төшереп калдыру агымдагы елның 1 июленә салым органнарында булган белешмәләр нигезендә гамәлгә ашырыла.

Алдагы календарь ел өчен хезмәткәрләрнең исемлек буенча уртача саны турында мәгълүмат (ССЧ мәгълүматлары) салым түләүчене ЕРСМПга кертергә мөмкинлек бирүче төп документларның берсе булып тора.

Юридик затлар, шәхси эшмәкәрләр тарафыннан ССЧ мәгълүматларын тапшырмау мондый юридик затлар яки шәхси эшмәкәрләр турында ЕРСМПдан мәгълүматны төшереп калдыру өчен нигез санала.

Югарыда әйтелгәннәрне исәпкә алып, салым органнары барлык бизнес вәкилләренә ССЧ мәгълүматларының «Ачык мәгълүматлар» бүлегендә яки Россия Федераль салым хезмәте сайтында «Үтә күренмәле бизнес» онлайн-сервисында булуын тикшерергә тәкъдим итә.

Сишәмбе, 28 апрель 2020, 16:20