Мы в социальных сетях

Россия Президенты Владимир Путин төбәкләр җитәкчеләре белән коронавирус инфекциясе таралуга каршы торуга багышланган киңәшмәдә чыгыш ясады.

"Алда безне май бәйрәмнәре көтә, ә алар арасында – эш көннәре: 6, 7 һәм 8 май. Без беләбез, бу гадәти хәлдә дә күпләр эшләмәс, ял яки отпуск алыр иде. Хәзер бигрәк тә, кеше гомерен куркыныч астына куярга ярамый. Шуңа күрә бу өч көнне, хезмәт хакын саклап калып, эшләми торган ял көннәре дип игълан итүне дөрес дип саныйм. Шулай итеп, барлык май бәйрәмнәрен исәпкә алып, эшләми торган көннәр чоры 11 майны да кертеп дәвам итәчәк. Бу – төбәкләрдә кабул ителгән профилактик чараларны катгый үтәгәндә", –диде Владимир Путин.

Чыгышның тулы стенограммасы белән биредә танышырга мөмкин.

Сишәмбе, 28 апрель 2020, 18:05