Мы в социальных сетях

Яр Чаллыда коронавирус белән авыруның биш яңа очрагы расланды. Барлыгы 55 яңа COVID-19  очрагы Татарстанда теркәлде: шуларның 4се – читтән кертелгән, калганнары – элек авыручылар белән элемтә булучылар. 21 кеше хастаханәгә салынган, 34 кеше өйдә дәвалана (җиңел яки симптомсыз форма).

29 апрельгә Татарстанда 752 авыру очрагы теркәлгән: 1 кеше үлгән, 83 кеше терелгән.

Чәршәмбе, 29 апрель 2020, 11:08