Чәршәмбе, 22 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

 1 майдан 15 майга кадәр Яр Чаллыда «Герой йолдызы #75» шәһәр акциясе узачак. Бу уникаль проект, аны шәһәр Укучылар советы оештыра. Акция Бөек Ватан сугышының барлык авырлыкларына чыдам булган, каһарманлык һәм батырлык үрнәкләре күрсәткән һәркем истәлегенә багышлана. Акциягә төрле яшьтәге чаллылылар да кушыла ала.

Якыннарының истәлеген мәңгеләштерергә теләүчеләргә үз йолдызын әзерләргә кирәк, анда Бөек Ватан сугышында катнашкан солдатның исеме һәм фамилиясе, аның гомер еллары күрсәтелгән булырга тиеш. Шулай ук геройның батырлыклары турында мәгълүматны да язарга була. Йолдызны үз ишегеңә урнаштырырга һәм аның фонында фотога төшәргә кирәк. Үз фотоңны #75ПобедаЧелны хештегы белән кую мөһим. Йолдыз төсле форматта кәгазьдән, картоннан, пластиктан һәм башка материалдан ясалырга мөмкин. Аның күләме 20 см дан да ким булмаска тиеш.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, биш очлы кызыл йолдыз Бөек Ватан сугышында Җиңүнең символы булды. 

Чәршәмбе, 29 апрель 2020, 17:19